Тәтеш шәһәре А.А. Соколвский исемендәге 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе хәбәр итә

2026 елның 10 марты, сишәмбе

Халыкара хатын-кызлар көне һәм Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Тәтеш шәһәре А.А.Соколвоский исемендәге 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары тәрбия эше штабы җитәкчелегендә Олы Шәмәк авылында «Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты» ДАССОга бардылар.

Балалар концерт номерлары әзерләделәр. Бәйрәм концерты бер сулышта үтеп китте, күңелләргә мәхәббәт һәм илһам салды. Каршылаучы әби-бабайларның күзләрендә шатлык чаткылары ялтырады. Концерт вакытында алар балаларны игътибар белән тыңладылар, алкышладылар, кушылып җырладылар. Өлкәннәрнең шат йөзләре һәм аларга ешрак килүләрен сораулары безнең мәктәп укучыларына бәйрәм өчен бүләк булды.

      ​ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International