7 март Киртәле авылы мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Сөеклеләргә, яратканнарга, кадерлеләргә» исемле музыкаль-күңел ачу программасы булып узды.
Чара башында җылы теләкләр, якынлашып килүче яз, матурлык һәм мәрхәмәт бәйрәме белән котлаулар яңгырады. Чарада катнашучыларга эрудициядә, зирәклектә, иҗатта белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтергә тәкъдим ителде. Яз, мәхәббәт, чәчәкләр, хатын-кызлар турында күп шигырьләр һәм җырлар яңгырады.