8 март Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында Башчы авылында «Солдат анасына рухи җылы бүләк ит», акциясе узды. Авыл клубы мөдире махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләрен һәм балаларын бәйрәм белән котлап истәлекле бүләкләр тапшырды.
Акция бер генә тапкыр була торган вакыйга гына түгел, ә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында үз хезмәте һәм батырлыгы белән баш өстендәге тыныч күкне саклаучыларны, гаилә учагының җылысын һәм рәхәтлеген саклап, аларны өйдә көтүчеләрне истә тоту аеруча мөһим.