6 март көнне МББУ "Килдеш урта гомуми белем бирү мәктәбендә" чын язгы бәйрәм рухы хөкем сөрде! Мәктәп укучылары 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган искиткеч концерт әзерләделәр.
Бу көнне Әниләр, Биләр, яраткан сыйныфташлары һәм кадерле укытучылар өчен ихлас котлаулар яңгырады.
Балалар күңелгә үтеп керерлек җырлар башкарып, күңелле күренешләр уйнап һәм эчкерсез шигырьләр укып, тамашачыларына онытылмас мизгелләр бүләк иттеләр. Һәр номер кешелекнең гүзәл яртысы алдында җылылык, рәхмәт һәм соклану белән тулы иде. Бәйрәм якты, күңелгә ятышлы булып чыкты һәм анда катнашучыларның барысында да иң якты истәлекләр калдырды.