Башчы авыл клубы хәбәр итә

2026 елның 10 марты, сишәмбе

7 март Башчы авыл клубында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Барлык йолдызлар да-сөйгәннәре өчен!», дип исемләнгән түгәрәк өстәл уздырылды.

Клубтагы атмосфера чын-чынлап бәйрәмчә һәм җылы иде, әйтерсең, кояш авыл клубының тәрәзәләренә карап, җыелган ханымнарны котларга теләде. Тәмле чәй һәм өйдә пешерелгән ризыклар белән өстәл артында җанлы әңгәмәләр башланды.

Хатын-кызлар яңалыклар белән уртаклаштылар, тормыштагы кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр. Чын күңелдән җырланган җырлар, әйтелгән матур теләкләр бәйрәмгә тагыда матур ямь өстәде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International