Тәтеш районы Мәдәният йортында террорчылыкка каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды. Чара район башлыгы Рәмис Сафиуллов рәислегендә узды. Комиссия эшендә хокук саклау органнары вәкилләре, администрациянең, оешмаларның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук мәгариф учреждениеләре, мәдәни һәм спорт объектлары директорлары катнашты.