10 -11 март көннәрендә Савелькина Елена (Олы Шәмәк мәдәният йорты директоры) һәм Гафурова Екатерина (Бакырчы мәдәният йорты директоры) Татарстан Республикасы милли китапханәсе бинасында (Казан шәһәре) «Мәдәният йортлары һәм китапханәләр арасында Бөтенроссия конкурсларында катнашу үзенчәлекләре: балалар мәдәни – үзәкләрен булдыру, иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау, модель китапханәләрне булдыру» дигән белем бирү курсларында катнаштылар.
Курслар «Гаилә» милли проектына керә торган «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» Федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.
Ике көнлек укыту программасы теоретик лекцияләрне генә түгел, практик дәресләрне дә, шулай ук проектларны яклауны да үз эченә алды. Катнашучылар спикерларга турыдан-туры сораулар бирә, үз эшләрендә очрый торган көнүзәк проблемалар турында фикер алыша һәм үз төбәкләрендә яңа инициативалар кертү буенча консультацияләр ала алды.