18 март Федоровка авыл клубында «2026 елның иң яхшы мәдәни-ял итү учреждениесе» III район күзәтү-конкурсы кысаларында «Нәүрүз һәм тургайлар: язны бергә каршылыйбыз» дип исемләнгән фольклор бәйрәме үткәрелде.
Чарада катнашучылар бәйрәмнәрнең йолалары һәм гореф-гадәтләре белән таныштырдылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар, милли уеннар уйнадылар. Теләге булганнар буяу һәм җепләрдән тургайлар ясау буенча мастер-класста катнаштылар.