Ана капиталына сертификат рәсмиләштерү цифрлы форматта гамәлгә ашырыла. Гражданлык хәле акты системасына бала туу турында мәгълүмат кергәннән соң, сертификат рәсмиләштерү процессы башлана. Әлеге мәгълүматлар автомат режимда Россия Социаль фондына тапшырыла, анда эшкәртү уза, шуннан соң әзер сертификат ата-ананың "Дәүләт хезмәтләре" порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә. Кагыйдә буларак, капиталга хокук баланың әнисенә рәсмиләштерелә, әмма аның ЕСИАда расланган исәп язмасы (идентификациянең һәм аутентификациянең бердәм системасы) булуы мәҗбүри шарт булып тора.
Сертификатның цифрлы версиясе чыгартып алу өчен уңайлы, документның гамәлдә булу вакыты чикләнмәгән. Ана капиталын рәсмиләштерү вакытына сертификатта теркәлгән сумма күләме, шул исәптән калган акчаларны да кертеп, 1 февральдән ел саен индексацияләнә. Бу вакытта документка бернинди үзгәреш кертелми - сумманы үзгәртү автомат рәвештә бара. Капитал яки аның калган өлеше күләме турындагы актуаль мәгълүматларны теләсә кайсы вакытта дәүләт хезмәтләре порталыннан алырга мөмкин, анда онлайн форматта өземтә формалаштырыла һәм ул шунда ук ата-ананың шәхси кабинетына керә.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк - ата-аналар капитал акчасын балаларны укытуга һәм карауга (шәхси балалар бакчасы, бала караучылар хезмәте, төп/өстәмә программалар буенча укыту) юнәлдерергә мөмкин. Мәҗбүри шартлар: килешү кем белән төзелә, аның шәхси эшмәкәр статусы, белем бирү эшчәнлегенә гамәлдәге лицензиясе булуы һәм хезмәт күрсәтүләр бәясенең төгәл хисабын күрсәтеп Социаль фондка килешү тапшыру.