Хөрмәтле мөселманнар, Тәтеш муниципаль районы халкы!

2026 елның 20 марты, җомга

Сезне изге Рамазан аеның тәмамлануы һәм якты бәйрәм – Ураза бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!

Һәр мөселман өчен Рамазан – игелек һәм сабырлык, үзара ярдәм һәм үзара аңлашу ае, анда дин тотучылар бер-берсенә шәфкатьлелек белән карыйлар, уй-ниятләренең чисталыгын күзәтәләр, хәйриячелек белән шөгыльләнәләр.

Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның хәрби батырлыгы чын күңелдән горурлык уята. Алар бүген Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклыйлар, тыныч халыкның гомерен саклап калалар. Авыр вакытта мөселманнар бөтен күпмилләтле халык белән бергә Ватанны яклауга бастылар. Изге Рамазан догалары – җиңү, яралыларның сәламәтлеге һәм шәһит киткәннәрнең мәңгелек тынычлыгы турындагы догалар кабул булсын.

Якты һәм шатлыклы Ураза бәйрәме һәр гаиләгә гармония һәм татулык алып килсен.

Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, тынычлык һәм игелек телим!

Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р.Х. Сафиуллов



 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International