«Кеше тәрбияләү» тәрбия өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы республика конкурсының зона этабы

2026 елның 23 марты, дүшәмбе

2026 елның 18 мартында Югары Ослан гимназиясе базасында Зиннуроваисемендәге «Кеше тәрбияләү» тәрбия өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы республика конкурсының зона этабы узды.

Конкурсның зона этабында тәрбия өлкәсенең иң яхшы педагоглары катнашты:

«Сыйныф коллективын тәрбияләү» номинациясе

Зиганов Н. А., Ханжина П. С. исемендәге Тәтеш 1нче мәктәбенең  класс җитәкчесе;

«Балалар иҗтимагый оешмаларының, берләшмәләренең тәрбия траекториясе» номинациясе

Белова Е.В., Ханжина П. С. исемендәге Тәтеш 1нче мәктәбенең педагог-оештыручысы;

«Балачак навигаторлары» номинациясе

Маханова С. Н., Олы Шәмәк мәктәбенең тәрбия буенча директор киңәшчесе.

Педагоглар үзләренең «Тәрбия лидеры» визит карточкасын күрсәттеләр һәм инновацион тәрбия практикасы паспортын якладылар.

Зона этабына йомгаклар соңрак ясалачак. Конкурсантларыбызга җиңүләр телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International