Бакырчы авыл мәдәният йорты хәбәр итә

2026 елның 23 марты, дүшәмбе

22 март Бакырчы авылы мәдәният йортында традицион мәдәниятне саклау кысаларында язны каршы алу бәйрәме «Нәүрүз бәйрәме» булып узды.

Нәүрүз-язгы көн-төн тигезлеге, табигатьнең яңадан тууы, тормышның тантанасы, мул уңышка өмет бәйрәме. Мәдәният йорты үзешчәннәре халыкны һәм кунакларны матур чыгышлары белән сөендерде. Борынгы гореф-гадәт буенча кышны Кыш бабай белән бергә озатып, яз гүзәле Нәүрүзбикәне каршы алдылар. Милли уеннар да бәйрәмнең аерылгысыз өлешенә әверелде. Балалар үзләрендә ярыш һәм дуслык рухын уятып, җитезлек һәм зирәклек буенча бик теләп ярыштылар.

Борынгы ырымнар буенча, язны үз канатларында каргалар алып килгән, шуңа күрә кунакларны бәйрәм боткасы — «Карга боткасы», коймак һәм самавардан хуш исле чәй белән сыйлаганнар.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International