24 март көнне Монастырск башлангыч мәктәбе-балалар бакчасының башлангыч сыйныфлар укытучысы Идиятуллина Алия Ришат кызы «Укучыларда тормыш иминлеге культурасын формалаштыру: заманча алымнар һәм нәтиҗәле технологияләр» зона семинарында катнашты.
Чара Кама Тамагы районының Василий Петрович Муравьев исемендәге Затон урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында узды.
Семинар кысаларында Алия Ришат кызы «Кече сыйныф укучыларының куркынычсызлык мәдәниятен формалаштыру: аз комплектлы мәктәпләр өчен тәҗрибә һәм чишелешләр» темасына доклад белән чыгыш ясады. Педагог үз чыгышында аз санлы укучылар булган мәгариф оешмалары өчен махсус җайлаштырылган гамәли эшләнмәләр һәм методик карарлар белән уртаклашты.
Мондый һөнәри мәйданчыкларда катнашу педагогларга тәҗрибә уртаклашырга, заманча педагогик технологияләрне өйрәнергә һәм укучыларда куркынычсызлык мәсьәләләренә аңлы мөнәсәбәт формалаштыру юлларын камилләштерергә мөмкинлек бирә.