26 нчы март көнне Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә ,террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны көчәйтү максатларында, объектка кораллы һөҗүм вакытында мәктәп хезмәткәрләре һәм укучыларның гамәлләрен тикшерү , шулай ук террорчылык характерындагы экстремаль ситуацияләр барлыкка килгәндә беренче чираттагы чараларны үтәү буенча өйрәнү чарасы узды.
Әлеге чараның төп бурычы мәгариф учреждениесенең террорчылыктан саклануын, үткәрү режимын, аның хезмәткәрләренең эш алгоритмын, куркыныч янаган очракта, төрле вазыйфаларны үтәүче затларның норматив-хокукый актларны белүләрен тикшерүдән гыйбарәт иде.
Мәктәп территориясенә террорчының үтеп керүе белән бәйле вәзгыять тудырылды. Персоналның дөрес алгоритм белән эшләве, хәбәр итү системасы ярдәмендә уку йортындагы барлык кешеләрне куркыныч хәлдән саклап калдылар.
Ашыгыч эвакуация планын практик эшкәртү үткәрелде, чөнки еш кына нәкъ менә дөрес оештырылган һәм үткәрелгән эвакуациядән гадәттән тыш хәлгә эләккән кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге саклана.
Татарстан Республикасының мәгариф оешмалары, шул исәптән безнең мәктәп, ИФО проекталарында актив катнашалар: «IQ ПФО» олимпиадасы, «Балачакны кайтару» фестивале, ИФО «Ватан геройлары», «Гвардияче» проектлары, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган «Белем» Россия җәмгыяте чаралары, «Балачак навигаторлары» федераль проекты.
#ТетюшскаяСОШ1
#ГодЕдинстваНародовРоссии2026
#Росдетцентр #Минпросвещения #ГодВоинскойиТрудовойДоблести.