29 март Монастырск авыл мәдәният йортында террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау кысаларында «Террорга каршы бергәләп» куркынычсызлык сәгате булып узды.
Биредә теракт, шулай ук террорчылык акты кылырга теләк тудыручы сәбәпләр каралды. Аннан теракт куркынычы һәм билгесез предметлар табылу очрагында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Чара ахырында балаларга тематик буклетлар таратылды.