28 март Байраш авылында Россия Халыклары бердәмлеге елы кысаларында «Нәүрүз» язгы көн-төн тигезлеге бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмне авыл имамы ачып җибәрде, авыл җирлеге Башлыгы Әсхәт Гобәев тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясады.
Язны мактап, балалар шигырьләр укыдылар, күңелле җырлар башкардылар. Шулай ук яз кызы Нәүрүзбикә һәм язга идарә буразналарын бирергә теләмәгән Кыш Бабай катнашында кызыклы уеннар да үткәрелде.
Аннан барлык бәйрәмдә катнашучы әйдәп баручы китапханәче әзерләгән тәмле боткадан авыз иттеләр.