29 март Бакырчы авыл мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль проекты кысаларында «Татар халкының җыр мирасы» халык җыры кичәсе булып узды.
Татарларның җыр мирасы халык җырларының төрле жанрларын, көйләрнең һәм текстларның характерлы үзенчәлекләрен, шулай ук башкару традицияләрен үз эченә ала. Халык җырларының формалашуына шигърият, дини ышанулар, йолалар, тел үзенчәлекләре йогынты ясаган.
Чараны оештыручылар кунакларга бай халык иҗатын тәкъдим иттеләр, аларны татар халкының музыкаль фольклоры, биюләре, яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре һәм уеннары белән таныштырдылар. Мәдәният йорты аккомпаниаторының тальянка тавышы астында чыгыш ясавы һәм курайда уйнавы программаның якты мизгеле булды. Үткәннең уникаль атмосферасына чумып, чарада катнашучылар кадерләп саклана торган һәм буыннан-буынга тапшырыла торган традицияләрнең һәм гореф-гадәтләрнең кыйммәтен аңлый алдылар.