Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлегендә Балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча «Яшел ут» республика конкурсының район этабында катнашучыларны бүләкләү булды.
Конкурс барышында балалар бакчалары педагогларының һәм коллективларының тәрбияләнүчеләр, ата-аналар һәм социаль партнерлар белән балаларны юлда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү өлкәсендә ике еллык эшенә йомгак ясала. Конкурс йомгаклары буенча быелгы уку елында «Башаккай» балалар бакчасы тәрбиячесе Т.Н. Артемьева, шулай ук «Каенкай» һәм «Сабый» балалар бакчалары икенче урынны алдылар, «Миләш» балалар бакчасы эше иң яхшысы дип танылды һәм әлеге конкурсның республика этабында Тәтеш районын тәкъдим итә.
«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Казан шәһәрендәге территориаль идарәсенең профилактика бүлеге әйдәүче белгече А.А. Захарова конкурста җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Л.Р. Сәгъдиев искәрткәнчә, язгы-җәйге чор җитү белән мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән юлларда хәрәкәт иминлеге мәсьәләләре буенча профилактик эшне көчәйтергә кирәк.