31 март Тәтеш районы мәдәният йортында «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында «Тынычлык һәркемгә бер» мастер – классы булып узды, биредә «Тәтеш балкышы» комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең көндезге төркеменә килүчеләр катнашты.
Мастер-классны Федоровка авыл клубы директоры Елена Власова үткәрде. Чарада катнашучылар озын толымлы курчак ясадылар, ул сәламәтлекне һәм яхшы вакыйгаларны җәлеп итүне символлаштыра.