Бүген безнең легендар якташыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны, блокадалы Ленинградны саклаучы, Тәтеш шәһәренең һәм Тәтеш районының Мактаулы гражданины Иван Николаевич Авдонин үзенең 102 яшьлек туган көнен билгеләп үтә. Бу гаҗәеп кешенең тормышы – сынмас ихтыярның, батырлыкның һәм Ватанга чиксез мәхәббәтнең чын үрнәге.