«Сабый» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен «Яшь тикшеренүчеләр» район фәнни-гамәли конференциясе узды
Балалар педагоглар һәм ата-аналар белән бергә әхлакый – патриотик юнәлеш буенча мөһим темаларны өйрәнделәр, көзгенең кызыклы үзлекләрен ачтылар, туклану продуктларының файдасы һәм зыяны, дөрес туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше нигезләре, хайваннарның һәм үсемлекләрнең кеше тормышында роле турында фикер алыштылар, үсемлекләрнең үзлекләрен өйрәнделәр, балыкны ничек дөрес тотарга дигән сорау бирделәр.
Бу чара балаларның кызыксынучанлыгын һәм тикшеренү кызыксынуын үстерү өчен менә дигән мөмкинлек булды!