Тәтеш шәһәренең "Сабый" балалар бакчасы

2026 елның 1 апреле, чәршәмбе

1 апрель көнне «Сабый» балалар бакчасында «Кошлар көне» дип аталган тематик көн үткәрелде.аның максаты балаларны Халыкара кошлар көне белән таныштыру гына түгел, ә аларда әйләнә-тирә дөньяга кызыксыну уяту, экологик аңны үстерү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, әйләнә-тирә мохитне саклауда актив катнашу теләге тәрбияләү иде.

Бу көнне балалар табышмакларны чиштеләр, тавышларыннан кошларны таныдылар, хәрәкәтле уеннар уйнадылар, кәгазьдән кошчыклар ясадылар һәм викторинада катнаштылар.

Балалар бәйрәмнең тарихы, кошларның файдасы, аларның табигатьтә һәм кеше тормышында роле турында белделәр.

Тематик көн азагында балалар канатлы дусларга сак карарга һәм алар турында кайгыртырга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.

   ​ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International