Киртәле авыл мәдәният йорты хәбәр итә

2026 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

1 апрель Киртәле авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре «Канатлы күршеләр, канатлы дуслар» дип исемләнгән, экологик сәгате үткәрделәр.

Балалар кошларның файдасы, кешенең елның төрле вакытында аларга карата сакчыл мөнәсәбәте, Кызыл китапка кертелгән кошлар турында белделәр. Балалар кошлар турындагы табышмакларга җавап бирделәр «Кем ничек җырлый?», нинди кошларның күчмә булуын, ә кайсыларының безнең белән ел буе яшәвен ачыкладыклар. Бу мавыктыргыч һәм белемле булды, чөнки чарада катнашучы һәркем үзенең белемен һәм күзәтүчәнлеген күрсәтергә тырышты. Чара азагында балалар пазллар җыйдылар һәм аларда нинди кошлар сурәтләнгәнен белән танышып үттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International