1 апрель Монастырск авыл мәдәният йортында Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында «Россия халыклары» дип исемләнгән, танып белү программасы булып узды.
Чара барышында катнашучылар Россия халыклары, аларның гореф-гадәтләре, милли киемнәре һәм бәйрәмнәре турында белделәр. Аннан иҗат остаханәсендә балалар милли киемнәрдә кәгазь курчаклар ясадылар: шаблоннар сайлап алдылар, сыннар ясадылар, аларны бизәкләр белән бизәделәр һәм һәр курчакның нинди халыктан булуын имзаладылар. Әзер курчакларны «Россия халыклары бердәмлеге елы» күргәзмәсендә урнаштырдылар.