24 апрель 18.00 сәгатьтә Тәтеш район мәдәният йортында «Триумф» (Тәтеш район мәдәният йорты, режиссеры Рөстәм Әхмәдуллин) Халык театры башкаруында «Әниләр кыры» спектакленең премьерасы булачак.
Бу бер хатын-кызның фаҗигасе, ләкин аңарда, су тамчысыдай, миллионлаган аналарның язмышы, авыртуы, газаплары чагыла. Спектакльнең үзәгендә арымый-талмый эшләүче, зирәк һәм тирән кешелекле хатын. Яше җиткәндә ул туфрагы, гомере буе икмәк үстереп эшләгән туган кыры белән сөйләшә. Җире, хезмәте, гаиләсе аның бетмәс-төкәнмәс шатлык чыганагы була.
Билетлар район мәдәният йорты кассасында. «Пушкин картасы» буенча сатып алу мөмкинлеге бар - https://bileton.ru/events/spektakl-materinskoe-pole-250401
Белешмәләр өчен телефон: 89274192616
Керү чиклеге 12+