2 апрель ел саен Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелә. Бу көн данияле әкиятче, күп кенә тылсымлы әкиятләр иҗат итүче Г.Х. Андерсенның туган көне белән бәйле.
Каникул көннәрендә МББУ "Килдюш урта гомуми белем бирү мәктәбе" укучылары белән рус теле укытучысы Адамова н.А. мәктәп китапханәчесе Егоркина е.и. белән берлектә "төрле китаплар укыйбыз"дигән интерактив уен - конкурс үткәрелде. Бу балалар китаплары дөньясына сәяхәт иде.