2026 елның 3 апрелендә Буа шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең тарих, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп китапханәчеләре өчен зона фәнни-методик семинар узды.
Семинар Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белән тыгыз хезмәттәшлектә оештырылды.
Үткәрү максаты - татар халкы тарихын фальсификацияләүгә каршы тору.
Семинарда Тәтеш муниципаль районының 25 дән артык укытучысы катнашты.
Семинар спикерлары:
Гыйбатдинов М.М., ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары;
Исхаков Р.Р., ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты Идел буе һәм Урал буе тарихы бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре;
Султанова Р.Р., ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сәнгать белеме үзәге мөдире;
Улемнова О.Л., ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре.
Педагоглар семинарның практик яктан зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үттеләр һәм профессиональ хезмәттәшлекнең мондый формаларын алга таба да үстерүгә өмет белдерделәр.