Балалар китапханәсе хезмәткәрләре МББУ «П.С. Ханжин исемендәге 1нче Тәтеш урта мәктәбенең» башлангыч сыйныф укучыларын Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Без зарядка ясадык, сикердек һәм йөгердек» күңелле уеннар сәгатенә чакырдылар. Чара барышында балалар гадәтнең нәрсә икәнен, нинди гадәтләрнең файдалы булуын, ә кайсыларының кеше организмына тискәре йогынты ясавын белделәр. Балаларда «Файда һәм зыян» уены аеруча кызыксыну уятты: һәр катнашучы файдалы һәм зарарлы продуктларны атады. Алып баручылар дөрес туклану һәм файдалы гадәтләр темасына аерым игътибар бирделәр, ә алган белемнәрен мәктәп укучылары викторина барышында ныгыттылар. Аннары балалар «Күңелле сикерү», «Иң җитез», «Мәче-тычканнар» кебек хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар. Очрашу азагында начар гадәтләр һәм наркоманияне профилактикалау турында сөйләштеләр.