2026 елның 10 апрелендә Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының «Гавриил Романович Державин исемендәге күппрофильле лицей» базасында 1-2 сыйныфлар арасында «Куркынычсызлык өчен ата-аналар» конкурсының республика этабы узды.
Тәтеш муниципаль районыннан Тәтеш исемендәге 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2в сыйныф укучылары һәм ата-аналар командасы лаеклы чыгыш ясады (кл. рук. Кутяшова Светлана Георгиевна).
Конкурс кысаларында жюрига авторлык методик әсбабы — командада катнашучылар тарафыннан эшләнгән «туган як буйлап имин атлыйм» өстәл уены тәкъдим ителде.
Командага яхшы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез һәм алга таба уңышлар телибез!
Конкурс нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.



