Келәш авылы халкы, бердәм булып, быелгы яздагы икенче өмәгә җыелды. Зират каршындагы чүп үләннәре үсә торган мәйданны бер җыйнак кына матур парк итеп күзаллыйбыз. Шул урында яшь наратлар, каеннар шаулаганын күрергә насыйп итсен, дип, телибез. Соңыннан зират өстенә кереп әрвахлар рухына да, авылыбызга бәрәкәт сорап та догалар кылынды, кабер өсләре тәртипкә китерелде.