Территорияне төзекләндерү һәм чистарту буенча гомумшәһәр санитар-экологик икеайлыгы кысаларында Тәтеш татар мәктәбендә традицион санитар-экологик өмә үткәрелде, анда укучылар, педагоглар һәм техник персонал катнашты. Уртак тырышлык белән без мәктәп территориясен тәртипкә китердек, чүп-чарны, коелган яфракларны җыештырдык, зур энтузиазм белән уртак эшкә кушылдык.