13 апрель Олы Әтрәч авыл мәдәният йорты директоры «Олы Әтрәч башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе» МБГУ укучылары өчен юл хәрәкәте иминлеге кысаларында «Юл игътибарны читкә юнәлтүне гафу итми» дигән мәгълүмати әңгәмә үткәрде.
Әлеге чара балаларга билгеле булган кагыйдәләрне искә төшерү һәм кабатлау форматында, юлда игътибарлылыкка һәм саклыкка басым ясап төзелде.