Өстәмә белем бирү үзәге хәбәр итә

2026 елның 14 апреле, сишәмбе

Март -  апрель айларында Өстәмә белем бирү үзәгендә "Татарстан халыкларының II Республика" фестиваленең  муниципаль этабы узды. Чара Россия халыкларының бердәмлеге, Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланды. Фестивальнең максаты-Россия Федерациясе халыклары арасында милли бердәмлекне, тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту,укучыларда халыкларның экологик мәдәнияте чыганаклары белән танышу аша Татарстан халыкларының тарихына һәм мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү. Фестиваль кысаларында ике конкурс узды: «Минем Татарстан» видеороликлар конкурсы, «Татарстан халыкларының экологик традицияләре» темасына рәсемнәр конкурсы. Йомгаклар буенча конкурсларда республикабыз территориясендә яшәүче бер халыкның гореф-гадәтләре турында сөйләүче 13 рәсем һәм видеоролик катнашты. 8 эш фестивальнең республика этабына юнәлдерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International