26 апрель Байраш авыл мәдәният йортында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган, «Пушкин картасы» проекты проекты кысаларында «Габдулла Тукай - татар шигърияте кояшы» исемле әдәби-музыкаль кичәсе булып узды.
Чара барышында шагыйрьнең шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады, соңыннан бар бәйрәмдә катнашучы «Туган тел» җырын башкардылар.