Тәтеш шәһәренең "Сабый" балалар бакчасы яңалыклары

2026 елның 27 апреле, дүшәмбе

30 апрельдә иң кыю кешеләр бәйрәме – Россия янгын күзәтчелеге көне билгеләп үтелә.

      Әлеге бәйрәм алдыннан «Сабый» балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы буенча комплекслы чаралар узды. Әңгәмә барышында балалар янгын сүндерүче һөнәре белән таныштылар. Педагоглар балаларга янгын чыгу сәбәпләре һәм аны сүндерүнең беренчел чаралары турында сөйләделәр. Күрсәтмәлелек өчен танылган авторларның С.Я Маршакның «Рассказ о неизвестном герое», Б. Житковның «Пожар», К.И Чуковскийның «Путаница» әсәрләре файдаланылды. Балалар бакчасында мондый чаралар үткәрү мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иртә һөнәри юнәлеш алуына, аларда янгын вакытында үз-үзләрен куркынычсыз тоту нигезләрен формалаштыруга ярдәм итә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, балаларның иминлеген тәэмин итү өчен балалар бакчасы һәм ата-аналарның уртак тырышлыгы кирәк. Нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтә үз-үзеңне куркынычсыз тотуның төп күнекмәләре салына, тормышка һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәт булдырыла

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International