27 апрельдә Буа дәүләт драма театры сәхнәсендә Тәтеш татар урта мәктәбенең «Хәят» театр студиясе К.Тинчуринның «Мәдрәсәдә беренче көн» пьесасы белән чыгыш ясап, «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр республика театр фестиваленең зона этабында җиңү яуладылар. Яшь артистларны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Н. Сәгыйрова әзерләде.
Чыгыш нәтиҗәләре буенча коллектив 35 000 сумлык сертификат белән бүләкләнде.
Балаларны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә иҗади җиңүләр телибез!