28 апрель көнне Тәтеш районы мәдәният йортында «Татар кызы» конкурсы булып узды. Чараларда Тәтеш районы мәгариф учреждениеләренең 17 укучысы катнашты. Барлык катнашучылар да үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр, татар халкының туган теленә һәм гореф-гадәтләренә мәхәббәтләрен белдерделәр.
Конкурс йомгаклары буенча барлык катнашучыларга да төрле номинацияләрдә "ИСТОКИ" мәдәни инициативаларны үстерү һәм яклау фонды дипломнары бирелде һәм Сафиуллова Рима Гомәр кызы кулыннан кыйммәтле призлар бирелде.
Гран‑ПРИ иясе итеп Тәтеш татар урта мәктәбеннән Алисә Шакирова танылды.
«Татар кызы – 2026» конкурсында Алаберде урта мәктәбеннән Инзилә Нургалиева җиңүче булды.
Барлык катнашучыларны, аларның остазларын һәм ата-аналарын уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!