Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Килдеш урта мәктәбендә «Үлемсез ПОЛК: Геройлар безнең янда»дигән истәлекле чара узды.
Тәрбия эше штабы һәм Юнармия отряды белән берлектә укучылар һәм педагоглар күптән көтелгән Җиңү көнен якынайтучыларны искә алдылар. Катнашучылар кулында-туганнарының: ветераннарның, тыл хезмәтчәннәренең, сугыш балаларының портретлары. Һәр портрет-батырлык, ныклык һәм фидакарьлек тарихы.