Җиңү көне якынлаша-бу бәйрәм бөтен халкыбызны ата-бабаларыбызның батырлыгы истәлегенә берләштерә.
Җиңү көне илебездә иң хөрмәтле бәйрәмнәрнең берсе. "Сабый" балалар бакчасында атна дәвамында әлеге истәлекле датага багышланган чаралар уздырылды.
Балалар сугыш турында җырлар, шигырьләр башкардылар һәм конкурсларда көч сынаштылар. Өлкән яшьтәге балалар сугыш вакыйгалары турында кызыклы презентация һәм "Җиңү ничек ковалась" һәм "Мәскәүдә хәрби парад" видеороликларын карадылар. 1945 елның 9 мае бездән ерагая бара, әмма без бу җиңүнең халкыбызга нинди бәя белән эләгүен һаман да хәтерлибез. Безнең балалар да бу хакта беркайчан да онытмаска тиеш.