Бүген Дан Монументы янында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган митинг узды. Анда «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Тәтеш районы Башлыгы Рәмис Сафиуллов, Бөек Ватан сугышында катнашучы Иван Авдонин, махсус хәрби операция ветераннары, хәрбиләрнең гаиләләре, шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре вәкилләре катнашты.