Байраш авыл мәдәният йорты хәбәр итә

2026 елның 12 мае, сишәмбе

Байраш авылында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган «Без хәтерлибез, без горурланабыз!» тантаналы митингы узды.

Тәтеш муниципаль районы Башлыгы исеменнән сәламләү сүзләре белән җыелучыларга контроль-хисап палатасы рәисе В.И. Садыйков мөрәҗәгать итте. Авыл халкын бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы А.М. Губеев һәм мәктәп директоры Г.Ю. Котдусова котлап уздылар.

Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәлгә венок салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International