Бөек Җиңү алдыннан Нармонка мәктәбендә тәрбия эше штабы һәм яшь армиячеләр оештырган «Үлемсез полк: геройлар безнең белән янәшә» Бөтенроссия акциясенә багышланган тантаналы линейка узды.
🔸Чарада катнашучылар үзләренең якыннарының портретлары белән авылның төп урамыннан уздылар, Бөек Ватан сугышы елларында Ватанны саклаучылар истәлегенә хөрмәт күрсәттеләр.
Геройлар истәлеге безнең йөрәкләрдә яши!