Килдеш авыл җирлеге китапханәсендә матур мәдәни вакыйга — «Искевеле» китабын тәкъдир итү булды. Әлеге китап Кама Тамагы районында яшәүче уникаль субэтноска багышланган этнографик проект нәтиҗәсе. Китап авторы - Ренат Абянов, РФ мөселманнары Диния нәзарәте мәдәният департаменты җитәкчесе, тарихчы, этнограф һәм шагыйрь. Кунаклар әсәр белән танышып кына калмадылар, очрашу атмосферасын гармонияле тулыландырган «Нарисованные снегом» фильмын да карадылар.
Автографлы китапның нөсхәсен мордва авыллары китапханәчеләренә бүләк итү чараның үзенчәлекле мизгеле булды. Хәзер бу басма фондларны тулыландырып кына калмаячак, күп укучыларның йөрәкләрендә яңгыраш табачак, уйларга илһамландырачак һәм якты хисләр бүләк итәчәк.