Күренекле рус язучысы Михаил Афанасьевич Булгаковның тууына 135 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында үзәк китапханә хезмәткәрләре «Тәтеш гражданнарны яклау көллияте» ДАҺБУ студентлары өчен «Югалган кулъязманың сере»дигән мавыктыргыч әдәби квест-уен оештырды. Чара Булгаков иҗатын популярлаштыруга, классик әдәбият белән кызыксынуны үстерүгә һәм яшьләрдә командада эшләү һәм тәнкыйди фикерләү күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Студентлар язучының тормышы һәм әсәрләре белән бәйле табышмаклар һәм серләр атмосферасына чумдылар. Язучы тормышындагы аз билгеле фактларга, аның табиблык практикасына һәм театрдагы эшенә аерым игътибар бирелде, бу исә студентларга Булгаковка әдәбиятчы буларак кына түгел, ә күпкырлы шәхес буларак та карарга мөмкинлек бирде. Чара иң катлаулы мәсьәләләр буенча фикер алышу һәм тәэсирләр алмашу белән тәмамланды.