«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектын, «Балаларга иң яхшысы» ярдәмче проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2026 елның 19-22 маенда Түбән Кама муниципаль районында «Кама Артегы» балалар һәм яшүсмерләрнең сәламәтләндерүен, ялын һәм мәшгульлеген оештыру үзәге территориясендә яшь хәрәкәт инспекторларының «Имин тәгәрмәч» республика конкурсы узды.
Тәтеш районыннан башлангыч сыйныфлар укытучысы Татьяна Вячеславовна Ислюкова җитәкчелегендә 2 нче Тәтеш урта гомуми белем мәктәбе яшь хәрәкәт инспекторлары отряды чыгыш ясады.
Конкурс программасы берничә этаптан торды. Биремнәр балалардан теоретик белемнәрне дә, практик күнекмәләрне дә таләп итте:
Хушлашу учагы һәм җырлар әһәмиятлелек атмосферасы тудырды һәм балалар хәтерендә якты эз калдырды.