Өстәмә белем бирү үзәге хәбәр итә...

2026 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

«Парклар маршы-2026» халыкара акциясенең муниципаль этабына йомгак ясалды. Акция 2026 елның апрель-маенда Татарстан Республикасының табигый мирасына экологик белем һәм тәрбия, сакчыл мөнәсәбәт максатыннан үткәрелде.

Тәтеш муниципаль районының 10 белем бирү оешмасыннан 36 укучы катнашты. Акциядә катнашучыларның 11 рәсеме республика этабына җибәрелде.

Шәһәр парклары, скверлар территорияләрен, авыл буалары һәм Идел елгаларының яр сызыкларын җыештыру буенча экологик десантлар оештырган өчен, кызыклы һәм матур рәсемнәр өчен рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International