26 май Келәш авылы мәдәният хезмәткәрләре «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында «Чишмәләргә юл» экологик акциясе үткәрделәр.
«Каш кизләве» чишмәсен тәртипкә китерделәр, чишмә янындагы үләнне чаптылар, чүп-чардан арындырлар, чәчәкләр утырттылар. Саф һавада бергәләп эшләгәннән соң, тәм-том белән сыйландылар, чишмә суы эчтеләр.
Әлеге экологик чаралар, үзеңнән соң чисталык һәм тәртип саклауның мөһимлеген ачык күрсәтә.