31 май - Тәмәкедән баш тарту көне. «Мөстәкыйль балалар» наркотикларга каршы проекты активистлары «Тәмәкесез Россия» республика акциясен уздырды. Чарада «Яшь туристлар» берләшмәсе укучылары (педагоглары Осипова А. В., Кузнецова Е. С.) катнашты. Шәһәребез халкы кулларына тасмалар бәйләделәр. Зәңгәр тасма («Ирек тасмасы») - чиста һава һәм сайлау иреген символлаштыра. Акциядә 67 тасма бәйләнде.