1 июнь Чинчурино авылы мәдәният хезмәткәрләре «Татарстанда Җәй» проекты кысаларында «Балачак - ул шатлык» уен программасын үткәрделәр.
Балалар командаларга бүленеп, зирәклек һәм җитезлек буенча ярыштылар. Ярышларның барлык этапларында да балалар җиңүгә омтылдылар, сикерделәр, йөгерделәр, биеделәр. Бөтен чараны көлү, елмаю һәм балаларча бәхетле йөзләр озата барды. Нәтиҗәдә дуслык җиңде. Балалар вакытларын күңелле генә уздырып калмадылар, көн буе кәефләрен күтәрделәр.