1 июнь Олы Тормы авыл мәдәният йортында «Пушкин картасы» проекты кысаларында балаларны яклау көненә багышланган «Балачак дөньясына сәяхәт» уен программасы булып узды.
Хәрәкәтчән уеннар һәм кызыклы эстафеталар уңай хис-кичерешләр диңгезе көн буена күтәренке рух алып килде. Бәйрәм азагында катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм дусларча җылы атмосферада татлы сыйлар һәм чәй эчү белән тәмамланды.